Узган атнада «Август-Лениногорск» терлекчеләре ел башыннан бирле 1000 тонна сөт савып алдылар. Бер сыердан уртача савым тәүлегенә 23 литр тәшкил итә. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,5 литр тәшкил иткән иде. Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, оптимальләштерүдән алып, тиешле рационны саклауга кадәр чаралар комплексы «Август-Агро»фермаларының җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек биргән.
«Җитештерелә торган сөтнең күп өлеше - югары сортлы. Агрофирма продукциясен төп сатып алучы - "Danon" компаниясе,- дип сөйләде «Август-Лениногорск» генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Фоат Саматов.