2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлевлар Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы "бриллиант" туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Моннан нәкъ 60 ел элек, 1961 елда Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызының искиткеч гаилә пары Татарстан АССРның Лениногорск районы Иске Шөгер авыл Советында никахларын теркиләр. Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар һәм юбилей таныклыгы тапшырдылар.
Бу гаиләгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!