Халык игътибарына!

2021 елның 16 марты, сишәмбе

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында,  "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкән яшьтәге, хуҗалык составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып, аларның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын белештеләр. 

Игътибар итегез, тикшерүче хезмәткәрләрнең кулларында хезмәт таныклыгы, «2021 елда йорт (фатир) тикшерүләрен үткәрү турында» боерык күчермәсе бар. Белешмә мәгълүматны 5-24-48, 5-16-14 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International