"Исток-Башлангыч" үзәгендә ата-аналар өчен түгәрәк өстәл үтте

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зилә Садыкова "Ата-ана мәктәбе" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Әлеге чараның максаты бала һәм ата-аналар арасында үзара мөнәсәбәтләр үзенчәлекләрен ачыклау, балаларны тәрбияләүдә гаиләнең ролен билгеләүгә юнәлтелгән иде.

Әңгәмә барышында гаилә хезмәттәшлеге, гаилә тәрбиясе проблемасының килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны хәл итү юллары турында сораулар каралды.

Үткәрелгән очрашу нәтиҗәсендә катнашучылар балаларны тәрбияләү турында теоретик мәгълүматны үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International