ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 22 июньдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.
Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.
Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә "Жемильемолодым" тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
18 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәр балалар китапханәсе Тукай аллеясында «Китап укучы балачак»дип исемләнгән әдәби фестиваль үткәрде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Федотовка һәм Кузьминовка авылларында «Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре район волонтерлары белән берлектә «Милли костюм» темасына чара үткәрделәр. Чараның максаты-рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, буыннар дәвамлыгын дәвам итү.
Хөрмәтле Лениногорск районы сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу- дөньяда иң гуманлы һәм кирәкле һөнәр кешеләре бәйрәме. Сез иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, кайчак мөмкин булмаганны да эшлисез, пациентларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Нәкъ менә Сезгә без үзебезнең яхшы хис-кичерешләребез, кәефләребез, эшкә сәләтлелегебез белән бурычлы.
Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү
2021 елның 18-25 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Бүген Лениногорск мэриясе бинасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Әзһәр улы Абдуллин гражданнарны кабул итте.
«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә 21 майдан 25 июньгә кадәр «Бердәм Россия» фракциясе депутатларын, профильле ведомстволар вәкилләрен җәлеп итеп, онлайн-форматта туризм һәм җәйге сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү (онлайн) 8(855595)51611 номеры буенча алдан язылу буенча.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары (алга таба Әлмәт территориаль бүлеге) хәбәр итә: «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан икмәк-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм 2021 елның 21 июненнән 02 июленә кадәр яраклылык вакыты буенча "кайнар линия" оештырыла.