Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә "Милли костюм колориты" дигән чара узды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,  Федотовка һәм Кузьминовка авылларында   «Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре район волонтерлары белән берлектә  «Милли костюм» темасына чара үткәрделәр.  Чараның максаты-рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, буыннар дәвамлыгын дәвам итү.

Чара өлкән яшьтәге гражданнар өчен өйдә оештырылган иде. Әбиләр чуаш костюмының да, керәшен костюмының да борын-борыннан төрлелеге һәм матурлыгы белән аерылып торуы турында  сөйләделәр. Чарада катнашучыларның берсе, тыл хезмәтчәне, костюм ясау тарихы, көндәлек һәм бәйрәм киемнәре, милли киемне бизәүче зәркән эшләнмәләре турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International