22 июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көнне яшьләр үзәге активистлары һәйкәлгә чәчәкләр салу акциясенә кушылдылар.
18 июнь көнне сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында Лениногорск районы "Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече тарафыннан «Аска алып баручы баскычлар" дигән темага чара уздырылды. Чараның максаты: алкогольгә, тәмәке тартуга һәм наркоманиягә тискәре караш формалаштыру.
Лениногорск “Исток-Башлангыч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Сугышның иң беренче көне” дип исемләнгән истәлек сәгате үткәрелде. Әле чара Зәй-Каратай авылында, 5нче номерлы социаль участокта үткәрелде. Чараның максаты - патриотик хисләр, Ватанга карат мәхәббәт, илебез өчен горурлык хисе, сугышка тискәре караш тәрбияләү.
Җәен янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәлә һәр кеше өчен җитди һәм мөһим мәсьәлә. Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә үз гамәлләренә карата пөхтәлек һәм игътибарлылык буенча өстәмә таләпләр куя.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән көчле көчле җил, яшен көтелә.
Бүген Лениногорскида Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр халкы катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасы 30 градустан артыграк булуы көтелә.
23 июньдә Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров республиканың Лениногорск районында гражданнар сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итү Лениногорск районы суд бүлегендә (Энгельс ур., 5) узачак. Алдан язылу өчен телефон: 8 (986)720-52-25(Лениногорск район суд приставлары бүлеге), 8 (843)514-92-18 (Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе).
2021 елның 24 июнендә 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә(Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Р.И. Шәфигуллин гражданнарны кабул итәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 22 июньдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.