ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 19 июньдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.
Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта соңгы көннәрдә коронавирус буенча авыручылар санының артуы күзәтелә.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында «ЛМХПК» ДАҺББУ студентлары арасында «Ниятләр бердәмлеге»дип аталган төркемле дәрес узды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Лениногорскида «Экояз-2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова конкурста катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Лениногорск Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров ак халатлыларга котлау сүзләре җиткерде.
Бүген, иртә таңнан, Лениногорскиның 17 егете Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә китте.
Җәй-ачык һавада балалар өчен аттракционнар сезоны, ул балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итә.Еш кына халыкка мондый хезмәтләр күрсәтүче аттракционнарның хуҗалары, килүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, хезмәт куркынычсыз булсын өчен тиешле чаралар күрмиләр. Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте аттракционнарга дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирде.
2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә «Трактор-прицеп»профилактик операциясе игълан ителде. Лениногорск районында әлеге чара дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан ЮХИДИ юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәрелә, шулай ук рейдларда Әлмәт районы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы да катнашачак.
15 июнь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар белән «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында»дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрелде.