Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә киләсе атнага төп бурычларны билгеләде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеевның район территориясендә оператив хәлләр һәм бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм мошенникларның һәм телефон аша шалтыратучыларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакыра. Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз 02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.

«Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе» дәүләт учреждениесе белгече Татьяна Фролова узган атнадагы янгын куркынычсызлыгы торышы турында хәбәр итте.

Атна буена ГТХМ хезмәткәрләре тарафыннан 40 белешмәлек таратылган, 31 әңгәмә һәм 7 рейд үткәрелгән.

Хөрмәтле лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре халкы, коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау өчен, «Лениногорск үзәк район хастаханәсенең»  прививка кабинетына (5-05-15 телефоны буенча 204 нче кабинет) һәм МСЧ поликлиникасының прививка кабинетына (18 нче кабинет) мөрәҗәгать итә алалар.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. "Лениногорские вести" һәм "Заман сулышы" газеталарына язылу кампаниясендә актив катнашырга;

2. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә;

3. Лениногорск районында язгы чакырылыш дәвам итә;

4. Лениногорск районында янгын куркынычсызлыгын тзэмин итәргә;

5. Лениногорск районында халыкны вакцинацияләү эшен алып бару;

6. Газ торбаларын, кече архитектура формаларын буяу, шәһәр территориясендә чүп-чар җыештыру, агач һәм коры-сары кисү эшен дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International