18 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәр балалар китапханәсе Тукай аллеясында «Китап укучы балачак»дип исемләнгән әдәби фестиваль үткәрде.
Балалар төрле биремнәр үтәделәр. Бергәләп алфавит турында сөйләделәр, барлык табышмакларга да җаваплар таптылар, «Рифма»уенын уйнадылар. Алар Лениногорск районында яшәүче шагыйрә Саушкина Антонида Александровна белән дә очрашты. Антонида Александровна үзенең иҗаты турында сөйләде, шигырьләр укыды, балаларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Шулай ук балалар өчен композитор Евгений Крылатовның шагыйрь Юрий Энтинның «Крылатые качели»дигән җырын башкарды. Әдәби фестиваль программасының 1 өлеше ахырында балалар белән «Укырга вакыт» дигән флешмоб үткәрелде.
Алга таба фестиваль программасы аерым мәйданчыкларда дәвам итте, анда балаларны мастер-класс, әдәби табышмаклар, эстафеталар, туган якны өйрәнү викторинасы көтте. Бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды. Балалар вакытларын күңелле үткәрделәр, уңай энергия алдылар.