Бүген Лениногорск мэриясе бинасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Әзһәр улы Абдуллин гражданнарны кабул итте.
Чарада шулай ук Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм «ТКХ һәм төзелеш» АҖ баш инженеры Рәмзия Әфләтунова катнашты. Кабул итү барышында гражданнарның торак мәсьәләләре буенча биш мөрәҗәгате каралды.
Барлык сораулар буенча җаваплар бирелде, кануннар таләпләре аңлатылды.