ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

27 августта 13 сәг. 20 минутта Лениногорск шәһәре, Железнодорожная урамы адресы буенча төтен турында хәбәр килде. Вакыйга урынына килү белән, яну объекты булып тимер юл буйларындагы коры үлән, үсемлек булуы ачыкланды. Янгын Вәли торак пунктына кадәр, 3 гектар мәйданда (30 000 кв.м) булды.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

30 августта Лениногорскида Татарстан Республикасы көненә багышланган күп кенә чаралар узды, шул исәптән юбилей паркында "Җырлыйм сиңа, Татарстаным"дигән театральләштерелгән тамаша булды.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге тууын-республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм безне - яше, милләтенә, дини һәм сәяси карашларына карамастан, берләштерә. 


27
август, 2021 ел
җомга

Шәһәр һәм район халкы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмалары, мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары мөрәҗәгате нигезендә,  2021 елның 30 августында Лениногорск муниципаль районы территориясендә Республика көненә  багышланган тантаналы чара уздыру вакытында«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра: шәраб, җиләк-җимеш шәрабы, ликер шәрабы, игристый шәраб (шампан), этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итәләр.

Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды, анда узган елга йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Аның эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Лениногорск районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин катнашты.

2021 нче елның 25 нче августында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18-40 яшьлек аутистик спектрлы тайпылышлары булган кешеләр өчен «Төсле яңгыр» дигән арт-терапия кулланып дәрес уздырдылар. Гомуми картинаны булдыру өчен вак моторика, киң фикерләү, төс, композицияләр хисен үстерә торган традицион булмаган «Өрү» техникасы кулланылды. Гомуми күренеш шактый матур һәм якты килеп чыкты.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 27 августында көндез һәм кич белән томан булырга мөмкин.

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының көндәлек тормышта цифрлы карарлардан файдалануга мөнәсәбәтен өйрәнү, шулай ук товар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процессында, шәхси бюджетны планлаштыруда нинди ярдәм итә алулары турында үткәрелә.

26 нчы августта Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Оксана Лямова һәм Анна Закирова Белем көне алдыннан «Хәерле юлга, Белем корабы!» дигән чара үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International