Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды, анда узган елга йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Аның эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Лениногорск районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин катнашты.
Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин «Лениногорск муниципаль районында мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү нигезе буларак милли традицияләр»дигән доклад белән чыгыш ясады.
Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, ел саен үткәрелә торган август очрашуы узган уку елына йомгак ясау, килеп туган һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча фикер алышу, аларны анализлау һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү, шулай ук Лениногорск муниципаль районында мәгариф системасының киләчәк үсеше перспективаларын билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Педагогик конференция мәктәпләрне, мәктәпкәчә учреждениеләрне, алдынгы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Татарстан Республикасы, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Мактау грамоталары тапшырылды, Иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары билгеләп үтелде.