Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге тууын-республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм безне - яше, милләтенә, дини һәм сәяси карашларына карамастан, берләштерә.
Без республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз, чөнки тарихи ватаныбызның хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.
Республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә Лениногорск районы халкы зур өлеш кертә. Безнең төп байлыгыбыз-кешеләр, аларның иҗади потенциалы һәм игелеккә омтылышы. Без бергә теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз.
Район халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Президентына, Хөкүмәткә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына район территориясендә программаларны уңышлы тормышка ашырулары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә.
Иң җылы рәхмәт сүзләрен районны булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызга җиткерәм.
Кадерле лениногорскилылар, бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, иҗади илһам, шатлык, бәхет, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар һәм гаилә иминлеге телим!
Бәйрәм белән! Республика көне белән!