27 августта 13 сәг. 20 минутта Лениногорск шәһәре, Железнодорожная урамы адресы буенча төтен турында хәбәр килде. Вакыйга урынына килү белән, яну объекты булып тимер юл буйларындагы коры үлән, үсемлек булуы ачыкланды. Янгын Вәли торак пунктына кадәр, 3 гектар мәйданда (30 000 кв.м) булды.
27 августта 13 сәг.36 минутта Лениногорск районы, Аккүл авылы янында, 13 тимер юл кичүе адресы буенча төтен турында хәбәр килде. Вакыйга урынына килү белән, 500 кв. м мәйданда коры үлән, тимер юл буйларындагы үлән януы ачыкланды.
27 августта 14.00 сәг. 53 минуттаЛениногорск районы Алешкино авылы янында урнашкан төтен турында хәбәр килде. Вакыйга урынына килгәндә, тимер юл буйларындагы коры үлән, үсемлек януы билгеле булды.
Урман массивларына, биналарга һәм корылмаларга куркыныч янамады, матди зыян килмәде Б