ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

"Татнефть" ГАҖ һәм Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе ярдәме белән 28 августта Теннис Холл кортларында һәвәскәрләр лигасы уенчылары өчен турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасыннан 8 пар уенчы катнашты.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 2 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с тизлектә көчле җил, урыны белән яшен булуы көтелә.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 2 сентябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә,  боз яварга мөмкин.

Лениногорск районының барлык уку йортларында белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Аларда чыгарылыш сыйныф укучылары, беренче сыйныф укучылары, ата-аналар, педагоглар һәм укытучылар катнашты.

Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

27 нче августта Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Лениногорск районындагы идарәсе  хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар аллеясын, һәйкәлне төзекләндерүдә катнаштылар.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көчәйгәндә 17-22 м/с тизлектә көчле җил, урыны белән боз явуы ихтимал.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә,  боз яварга мөмкин.

2 сентябрьдә Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны эш бирүче көненә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International