Лениногорскида составында спирт булган эчемлекләрне сатуны чикләргә тәкъдим итәләр

2021 елның 27 августы, җомга

Шәһәр һәм район халкы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмалары, мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары мөрәҗәгате нигезендә,  2021 елның 30 августында Лениногорск муниципаль районы территориясендә Республика көненә  багышланган тантаналы чара уздыру вакытында«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра: шәраб, җиләк-җимеш шәрабы, ликер шәрабы, игристый шәраб (шампан), этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итәләр.

Шундый эчтәлектәге карар Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан 2021 елның 27 августында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International