Лениногорскида Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

30 августта Лениногорскида Татарстан Республикасы көненә багышланган күп кенә чаралар узды, шул исәптән юбилей паркында "Җырлыйм сиңа, Татарстаным"дигән театральләштерелгән тамаша булды.

Иртә таңнан түбән күл амфитеатрында "Яшел фитнес" спорт чарасы узды, анда шулай ук һәвәскәрләр арасында пляж волейболы буенча беренчелек тә узды.

М. Горький исемендәге паркта волонтерлар, "Логос" үзәге, яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен уен программасы әзерләделәр. Үзәк мәйданда төрле интерактив мәйданчыклары: үзмәшгульләр күргәзмәләре, квест-уеннар, ачык микрофон, рәсем фестивале, мастер-класслар, Казан шәһәре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе-сату оештырылды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка мөрәҗәгать итеп, Республика көне - күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы, һәркайсыбызның туган ягыбызга булган мәхәббәте бәйрәме, дип билгеләп үтте.

Тантаналы өлеш район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренә Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре тапшыру белән дәвам итте.

Бәйрәмне махсус кунаклар – татар эстрадасы йолдызлары Илсөя Бәдретдинова һәм "Злачное место"ансамбле бизәде.

Бәйрәм ахырында бик матур салют булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International