2022 елның 2 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, «Хатын-кызлар соравы» «кайнар линиясе» булачак. Аның кысаларында хатын-кыз сәламәтлеге, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, инвалид балаларга социаль һәм пенсия белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизә. Җир, Кояш тирәли әйләнеш ясап, аңа төньяк ярымшары белән борыла. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе башлана —Кояш элемтә спутникларының артында кала.
Оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районының «Балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәге» МБУ базасында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле укучылар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды.
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында Ваничевлар Виталий Владимирович һәм Виктория Юрьевна бәллүр юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу матур парга никах теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырылды, шулай ук алар Лениногорск муниципаль районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
22 февраль көнне «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Закирова социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр өчен «Цифрлы сервис – социаль мәсьәләләрне хәл итүгә кыскача юл» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
22 февраль көнне 10 нчы урта мәктәп базасында педагог-психолог Диләрә Мортазина Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина үткәрде.
23 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә акция уздырдылар. Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын, үз илеңнең гореф-гадәтләрен саклау.