Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Янгынның нәтиҗәләре аяныч, әмма аны, гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, булдырмаска мөмкин. Статистика буенча, янгыннарның күбесе көнкүрештә халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм нормаларына салкын каравы аркасында килеп чыга.
24 февраль көнне «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан «Гаиләләргә ярдәм итү формасы буларак социаль контракт» дигән темага мәгълүмат җиткерелде.
25 февраль көнне ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе территориясендә «Ратник-2022» хәрби - патриотик уены узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 28 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан `һәм бозлавык көтелә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 февралендә көндез һәм төнлә көчле җил, кар явукөтелә, кар көртләре барлыкка киләчәк.
24 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Кузьминовка авылында яшәүче Нестерова Анна Игнатьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Чара социаль хезмәтләр алучы, сугыш ветераны Анна Нестерова йортында узды. Аны юбилее белән котларга Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова, «көмеш яшь» волонтеры килгән иде. Анна Игнатьевна күп еллар инде тол калган, берүзе өч баланы – ике ул һәм кызны аякка бастырган, гомере буе колхозда эшләгән. Ул үзенең балачагын, авыр сугыш елларын дулкынланып искә алды.
Мәдәният сараенда муниципалитетның 2021 елгы социаль-экономик үсеш нәтиҗәсе буенча район советы утырышы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 26 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан `һәм бозлавык көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Лениногорск районына эш визиты белән килде. Альберт Кәримовны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.