22 февраль көнне «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Закирова социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр өчен «Цифрлы сервис – социаль мәсьәләләрне хәл итүгә кыскача юл» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чараның максаты: халыкны дәүләт социаль хезмәтләрен алу өчен цифрлы сервислардан файдалану мөмкинлеге белән таныштыру.
Чарада катнашучылар, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында белделәр. Белгеч пособие алу өчен гариза бирергә, белешмә һәм өземтә алырга, документлар рәсмиләштерергә, кәрәзле телефон яки компьютер ярдәмендә салымнар һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләргә мөмкин булуы турында җентекләп сөйләде.
Белгеч тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану буенча белешмәлекләр тапшырылды, шулай ук салым түләүченең шәхси кабинеты һәм социаль иминият фондының шәхси кабинеты белән куллануга турында ажлатылды.