Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина үткәрелде

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне 10 нчы урта мәктәп базасында педагог-психолог Диләрә Мортазина Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина үткәрде.

Әлеге чараның максаты-патриотизм, ил өчен горурлык хисе тәрбияләү. Дәрестә Диләрә Рәис кызы  танып-белү эшчәнлегенә актив мөнәсәбәт формалаштыруга, иптәшлек хисе һәм командада эшли белүгә ярдәм итте.

Балалар игътибар белән тыңладылар, актив катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International