Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәдән кар һәм боз төшү мөмкин!

2022 елның 25 феврале, җомга

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Һава температурасы күтәрелү сәбәпле,  йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.

Сак булыгыз, биналарга мөмкин  булган кадәр якын килмәгез. Бинадан чыкканда түбәләргә кар массалары, боз һәм боз сөңгеләре булуга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International