2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында Ваничевлар Виталий Владимирович һәм Виктория Юрьевна бәллүр юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу матур парга никах теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырылды, шулай ук алар Лениногорск муниципаль районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!