ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 февральдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында вак моториканы торгызу буенча социаль-тернәкләндерү чарасы үткәрелде. Дәресне социаль эш буенча белгеч Екатерина Савенкова һәм социаль хезмәткәр Светлана Петрова социаль хезмәт алучының өендә үткәрделәр.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче номерлы районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә.


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 февралендә көчле җил, бозлавык көтелә.  

Бүген Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Лениногорскида «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез!


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

22 февраль көнне «Өлкән яшьтәге гражданның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү» дигән инструктаж үткәрелде. Инструктажны Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Луиза Ризванова һәм белгеч Екатерина Савенкова Үрнәк – кумәк авылында яшәүче гражданнар белән үткәрделәр. Инструктажның максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 23 февралендә көчле җил, буран көтелә, юеш кар явачак, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

    Тиешле еллар эшләгән өчен  яки инвалидлык буенча Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм башка көч ведомстволары линиясе буенча пенсия билгеләнгән хәрби пенсионерлар Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсиягә - картлык буенча хезмәт пенсиясенә дәгъва итә алалар.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 2022 елгы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Данил Садриев белән очрашты.

«Логос» үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Кузьмичева Мария Яковлевна янына бардылар. Балалар фатирны җыештыруда булыштылар һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Мария Яковлевна сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорлар турында хатирәләр һәм шигырьләр сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International