Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә котлау акциясе узды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә акция уздырдылар. Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын, үз илеңнең гореф-гадәтләрен саклау.

Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган ир-атларны котладылар. Бәйрәмнең нәтиҗәсе күтәренке кәеф, файдалы аралашу булды.

Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International