20 ноябрьдә районның 24 авылында референдум узды. Халык үзара салымны нинди кирәкләргә тотарга дигән сорауга фикерен белдерде.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендә “Ел хәйриячесе-2016” конкурс комиссиясе утырышы үтте. Анда безнең районнан республика конкурсында катнашучыларның исемлеге билгеле булды.
Бүген ике ветеран: сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар: Кузнецов Михаил Филиппович һәм Конищева Клавдия Васильевна .
Әлеге көн уңаеннан, башкарма комитет җитәкчесе Владимир Друк рәислегендә ятим-балалар, инвалид балалар, опекуннар, попечительләргә ярдәм күрсәтү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” үтте.
Йомгаклау иншаларын язуда катнашу өчен гариза бирү 23нче ноябрьдә тәмамлана. Бу елны иншаларны язу көне итеп 2016нчы елның 7нче декабре билгеләнде. Йомгаклау иншаларын язу тәртибе буенча, катнашучылар гаризаларны язу көненә ике атна кала биреп бетерергә тиеш.
Район аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Глухова шушы көннәрдә Германиянең Мюнхен шәһәреннән стажировкадан кайтты. Аның хис-кичерешләре шулкадәр күп, ул һаман да күңеле белән анда диярсең.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ДОСААФ белем бирү оешмаларына өр-яңа автомобиль ачкычлары тапшырды, шул исәптән безнекеләргә дә.
Ягу сезоны башланганчы, мич һәм төтен юлын алдын ук карап-чистартып тору кирәк. Коридор, баскыч, чердакларда бензин, керосин кебек тиз янып китүчән сыеклыклар сакламагыз.
kadastr.tatarstan.ru сайтында махсус бүлек бар, анда башкарма комитетлар тарафыннан тәкъдим ителгән һәм кадастрда исәпкә алынган объектлар исемлеге бар. Анда кереп, кайсы муниципалитетларның исәпкә алу органы белән актив эшләве һәм кешеләрнең документларны тапшыру-алу өчен киткән чыгымнарын киметергә тырышуы күренә.
Шушы көннәрдә урман паркы территориясендә махсус техника эшләде. Чаңгы юлы ауган агач, ботаклар, чүп-чардан чистартылды.