Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендә “Ел хәйриячесе-2016” конкурс комиссиясе утырышы үтте. Анда безнең районнан республика конкурсында катнашучыларның исемлеге билгеле булды. Менә алар:
- эре һәм урта предприятие, оешмалар арасында - «Татарское монтажно-наладочное управление»җәмгыяте катнашачак (җитәкчесе Гобәйдуллин Р.Р.);
- кече бизнес предприятиеләре арасында– «Жилсервис» җәмгыяте (җитәкчесе Баштанов О.Н.);
- коммерцияле булмаган оешмалар - «Содружество» район балалар оешмасы (җитәкчесе Кочетова В.П.) һәм «Мухтасибат» мөселман дини оешмасы (җитәкчесе Исмаил хәзрәт Сингатуллин);
- физик затлар арасында – Степанов Николай Николаевич – педагогик хезмәт ветераны;
- массакүләм мәгълүмат чаралары арасында – «Ярмарка» нәшрият йорты (җитәкчесе Кожевников В.Ф.).