Лениногорскида урман паркы чистартылды, чаңгы шуарга була

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә урман паркы территориясендә махсус техника эшләде. Чаңгы юлы   ауган агач, ботаклар, чүп-чардан чистартылды. Хәзер курыкмыйча чаңгы шуарга, җәяү һава сулап йөрергә була. Әлеге эшләр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рината Ялаков җитәкчелегендә һәм «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчелеге, аерым алганда Галиуллин Рәис Сәгыйтович, Ханипов Ирек Гимазетдинович, Кашапов Марат Мазитович ярдәме, ГБУ «Лениногорский лесхоз», МУП «БлагСтройДорХоз», МУП «Городской парк» катнашында башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International