ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Исток-Башлангыч” үзәге волонтерлары социаль хезмәткәр   Әминә Раджанова белән берлектә, Лениногорскида яшәүче Хәмәт Хөсәеновның өенә барып хуҗалык эшләрендә булышты. Ветеран тормыш иптәше белән яши. Волонтерлар фатирны җыештырып бетергәч, чәй эчә-эчә төрле хәлләр турында сөйләштеләр.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Нефть төбәге балаларына зур бүләк булды бу: дүрт көн буена сәләтле балаларга Россия күләмендә генә түгел,   Израиль һәм Германиядә дә танылган музыкант, хореограф, рәссамнар мастер-класс күрсәтте. Шуның бер көне безнең шәһәрдә яшь сәләтле лениногорскилылар һәм тирә-як район балалары өчен үтте.

Үткән якшәмбе 120ләп лениногорскилы әлеге конкурсның икенче турына үтү өчен көч сынашты. 70 кеше икенче турга үтте, тик “төшеп калучы”ларның да шанслары бар әле.

Закон нигезендә түбәндәге үзенчәлекләр бар: Әгәр сез табигый газны сәгатенә 2 куб.м дан азрак куллансагыз

23 ноябрь көнне 16 сәгатьтә лениногорскилыларны Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк.

21 ноябрьдә мэриянең актлар залында сәүдә-промышленность палатасы вәкилләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлфия Арсланова да катнашты.

2024 елга ул 15 елдан да кимрәк булмаска тиеш. Стаж артуга таләпләр әкренләп арта: 2016 елда ул 7 ел, шуннан соңгы 10 елда этаплап артачак.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

23 ноябрь көнне 14 сәгатьтән 15кә кадәр Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров кабул итәчәк. Шулай ук   бүген, 16 сәгатьтә Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин халыкны кабул итәчәк.

Казанда узган шахмат буенча республика чемпионатыннан безнең шахматчылар күңелле хәбәр алып кайтты. Лениногорскиның җыелма командасы дүртенче ел рәттән үз төркемнәрендә беренче урын алды.

2015 елның гыйнварыннан “Иминиятләштерү пенсиясе турында”гы   федераль закон үз көченә керде. Аның буенча пенсияне билгеләү, исәп-хисап ясау кагыйдәләре билгеләнде, тик аның буенча пенсия таныклыгы бирү каралмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International