Бүген ике ветеран: сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар: Кузнецов Михаил Филиппович һәм Конищева Клавдия Васильевна .
Михаил Филиппович 15 елдан артык СУМР-49 да, ә Клавдия Васильевна утыз еллап ашыгыч ярдәм станциясендә эшләгән. Аларны юбилейлары белән 1нче ТОС рәисе урынбасары Анжелика Лихачева һәм 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Юбилярларга Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.