Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ДОСААФ белем бирү оешмаларына өр-яңа автомобиль ачкычлары тапшырды, шул исәптән безнекеләргә дә.
Әлеге вакыйга Казан шәһәрендә узды. Республика шәһәрләре һәм районнарында 37 ДОСААФ автоклассы бар. Алар базасында югары сыйныф укучылары “В” һәм “С” категорияле автомобильчеләргә укытыла. Бу көнне берьюлы 100 LADA GRANTA автомобиле бирелгән. Безнең шәһәрдәге ДОСААФ белем бирү оешмасы да ике өр-яңа автомобильле булган. Аның ачкычлары директоры Ирина Чумаринага тапшырылган.