kadastr.tatarstan.ru сайтында махсус бүлек бар, анда башкарма комитетлар тарафыннан тәкъдим ителгән һәм кадастрда исәпкә алынган объектлар исемлеге бар. Анда кереп, кайсы муниципалитетларның исәпкә алу органы белән актив эшләве һәм кешеләрнең документларны тапшыру-алу өчен киткән чыгымнарын киметергә тырышуы күренә.
Бүгенге көндә әлеге положение үз көченә кергәннән соң (март 2015 ел) республика буенча кадастр палатасына 1957 рухсәт документы керде (разрешение на ввод), 530ы кабул ителмәде, чөнки хаталар җибәрелгән иде.