Әлеге көн уңаеннан, башкарма комитет җитәкчесе Владимир Друк рәислегендә ятим-балалар, инвалид балалар, опекуннар, попечительләргә ярдәм күрсәтү сораулары буенча “түгәрәк өстәл” үтте.
Анда опека һәм попечительлек секторы, мәгариф идарәсе, прокуратура, полиция, суд приставлары, социаль яклау, пенсия фонды, нотариус һәм адвокатлар катнашты. Опекун ата-аналардан 4 кеше килгән иде. Бер ана мәшгульлек үзәгенә исәпкә керү турында сорашты. Пенсия яшендәге әти-әниләр пенсияләрен индексацияләү турында белештеләр. Аларны тыңлап торган белгечләр тулы аңлатма бирделәр, әлеге көнне бирелгән барлык сораулар да контрольгә алынды.