Терлекчелек өлкәсендә узган елга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.
Узган ел 1 мең 669 тонна мөгезле эре терлек ите, 2 мең 693 тонна дуңгыз ите, 264 тонна кош ите җитештерелгән. Яңа туган бозаулар саны – 4 мең 661 баш, чучка балалары 31 мең 983 баш туган. 2016 елда тулаем сөт саву күләме 16 мең 738 тонна тәшкил итә, уртача бер сыерга 4 мең 426 килограмм туры килә. 15 мең 581 тонна сөт реализацияләнгән.
14 гыйнвар көнне Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) юниорлар арсында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.
Шул исемдәге чараны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм , “Ровесник” клубы, “Форпост” хезмәткәрләре иске Яңа ел көнне түбән күллектә оештырды. Программага күңелле уеннар, эстафета кергән иде, катнашучылар бик теләп катнашты.
18 гыйнвардан район башлыгы, шәһәр мэры шәһәр халкы белән очраша башлый. Ул, гадәттәгечә, микрорайонның мәктәбендә узачак. Анда төрле хезмәт вәкилләре, депутатлар катнаша.
2017 елның 6 нчы гыйнварында, Лениногорск шәһәрендә, беренче ир бала - Леонтьев Данис дөньяга килә. Бу зур вакыйга - әнисе Гөлнараның туган көненә дә туры килгән.
12 гыйнвар көнне Лениногорскида "Олимпийские надежды России, малый Кубок резерва" дип аталган чаңгыда ике төр буенча ярышлар узды.
Казан, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Новгород, Нязепетровск, Екатеринбургтан 30 спортчы ярышты.
Лениногорскида кар чистарту эшләре дәвам итә. Шәһәр урамнарын һәм тротуарларын кардан арындырырга барлык коммуналь хезмәтләр, оешмалар һәм предприятияләр көч куя.
Ул Россия Президенты Указы нигезендә, 1996 елдан бирле билгеләп үтелә. 1722 елның 12 гыйнварыннан Петр I Указы буенча, Сенатта беренче тапкыр генерал-прокурор посты кертелә. Беренче прокурор булып, Павел Ягужинский билгеләнә.
Лениногорск шәһәрендә 2017 елның беренче язылышкан пары булып Садыйков Равил Мәхмүт улы белән Хәйретдинова Минзилә Хаҗи кызы булды. Тантана 10 нчы гыйнвар көнне үткәрелде.
Шушы көннәрдә Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча турнир узды.
Казан, Чистай, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Уруссу, Бөгелмә, Азнакай, Октябрьский, Бәләбәйдән 180 яшь көрәшче көч бил алышты.