ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

17 гыйнварда  17сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалындагы «Актуаль сцйләшү программасында республика Росреестр идарәсенең бүлек начальнигы  Энҗе Мөхәммәтгалиева сорауларга җавап бирәчәк. Телефоннар: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.

Ер көнне кесә телефоныма ягымлы гына тавышлы кыз шалтыратып, дәвалау процедуралары узу өчен матурлык салонына чакырды. Бардым, диагностика уздырганнан соң миңа умыртка баганасы өчен ун массаж билгеләделәр. Алып-сату килешүе төзелгәннән соң миңа махсус крем бирделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң андагы кайбер пунктларның кулланучы хокукын бозуына төшендем. Салонга мөрәҗәгать иткәннән соң крем өчен 8 мең сум түләргә һәм аннан соң килешүне өзү мөмкин булуын әйттеләр. Миңа хәзер нишләргә?

 

13 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә грек-рим көрәше буенча юниорлар арасында Республика беренчелеге узды.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

14 гыйнвар көнне Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) юниорлар арсында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.

"Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды.

Үткән шимбә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Федотовка авылында мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.

Татарстан Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлегендә 17 гыйнвар көнне "кайнар линия" эшли.

Кызыксындырган сорауларыгызны 8.00-12.00 сәгать аралыгында бирә аласыз.

Телефон: (8-85595) 5-44-59

Шәһәрдәшебез - тыл хезмәтчәне, ветеран-укытучы Тәслимә Газизулла кызы Газизуллина олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк тапшырдылар.

Россия матбугаты көне уңаеннан, җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләрен котладылар.Чара "Ярмарка" нәшрият йортында чәй табыны артында үтте. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районда чыгып килүче газетларның һәрберсенең үз йөзе, үз укучылары бар. Ул район башлыгының котлау сүзләрен  җиткерде һәм төрле редакция хезмәткәрләренә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

13 гыйнварда Лениногорск Мәдәният сараенда Иске Яңа елны зурлап, концерт белән билгеләп үттеләр.Иҗат коллективлары чыгыш ясады, кызыклы номерлар әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International