Лениногорск трамплинчысы Максим Сергеев Россия беренчелегендә җиңү яулады

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

14 гыйнвар көнне  Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) юниорлар арсында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.

Түбән Новогород, Киров, Магадан, Сахалин, Свердловск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 66 трамплинчы ярышты.

Шулар арасыннан Лениногорск спортчылары Максим Сергеев җиңү яулады, Александр Логинов III  урын алды. Егетләр Россия спорт мастеры нормативларые үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International