Лениногорскида бер тәүлектә 3 мең тонна кар чыгарылган

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Лениногорскида кар чистарту эшләре дәвам итә. Шәһәр урамнарын һәм тротуарларын кардан арындырырга барлык коммуналь хезмәтләр, оешмалар һәм предприятияләр көч куя.

Соңгы тәүлек эчендә генә 3 мең куб метрдан артык кар читкә чыгарылды. Эш дәвам итә.

Транспорт чаралары хуҗаларын машиналарын ишегалларында, подъезд төпләрендә, юл буйларында калдырмау, йортлар араларына керә торган юлны капламау сорала, чөнки кар чистартуга комачаулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International