Лениногорск шәһәрендә 2017 елның беренче язылышкан пары булып Садыйков Равил Мәхмүт улы белән Хәйретдинова Минзилә Хаҗи кызы булды. Тантана 10 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Бу пар инде күп еллар бергә. Матур гореф-гадәт буенча елның беренче пары үткән елның соңгы язылышкан пары исеменнән котлау сүзләре ала. Ә инде ГХАТ бүлеге белгече яңа парга бары бәхет, исәнлек һәм тыныч тормыш теләп, Юбилей даталарын билгеләп үтергә чакыру бирде.