Лениногорск районында төрлекчелек буенча күрсәткечләр

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Терлекчелек өлкәсендә узган елга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.

Узган ел 1 мең 669 тонна мөгезле эре терлек ите, 2 мең 693 тонна дуңгыз ите, 264 тонна кош ите җитештерелгән. Яңа туган бозаулар саны – 4 мең 661 баш, чучка балалары 31 мең 983 баш туган. 2016 елда тулаем сөт саву күләме 16 мең 738 тонна тәшкил итә, уртача бер сыерга 4 мең 426 килограмм туры килә. 15 мең 581 тонна сөт реализацияләнгән.

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 13 мең 235 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 4 мең 115 баш – савым сыерлары. Атлар 587 баш, сарыклар 1 мең 15, кош-корт 214 мең баш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International