ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 10 нчы гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәрендә беренче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Вәлеев Руслан белән Алия гаиләсендә Элина белән Аделина дөнъяга килде.

7 гыйнварда яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре түбән күллектә балалар өчен уеннар үткәрде. Балалар һәм яшүсмерләр бик теләп уйнады, көчләрен сынашты. Аларга татлы призлар бирделәр.

1 гыйнвардан 1нче маршрут (Тубдиспансер – ж/д вокзал), 2 (Совхоз – Ромашкино), 4 (п.Молодежный – БАМ), 5 (ул. Лыжная –ж/д вокзал) пассажирларын ИП Мингазова Р.Р.йөртәчәк. Тел: (885594) 6-45-05, 8-937-581-10-47.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Шәһәр урамнарын кардан чистарту эше дәвам итә. Соңгы ике тәүлек эчендә шәһәрдән 1,2 мең кубометр кар читкә чыгарылган.

1 гыйнвардан дәүләт контроле турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Ул кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Лениногорскида эстрада артисты Ефим Шифрин чыгыш ясады.

Кышкы каникул көннәрендә Мәдәният сарае яшь лениногорскилылар өчен төрле чаралар үткәрде.

5 гыйнварда район мәктәпләре, 6 гыйнварда авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үтте.

Мәҗбүри пенсия иминиятендә теркәлгән һәркемнең шәхси счеты бар.

8 гыйнварда  16 сәгать 13 минутта 66нчы янгын сүндерү частена Лениногорскиның Чайковский урамында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International