Лениногорск грек-рим көрәшчеләре тугыз призлы урын яулап кайтты

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча  турнир узды.

Казан, Чистай, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Уруссу, Бөгелмә, Азнакай, Октябрьский, Бәләбәйдән 180 яшь көрәшче көч бил алышты.

Безнең егетләребез сынатмады, үз авырлык категорияләрендә югары нәтиҗәләргә иреште:

Константин Пикалёв - 1нче урын; Айрат Вәлиуллин,, Роман Мөхәммәтханов - 2нче урын; Адель Зәйнаков, Ленар Сәмигуллин, Тимур Гиниатуллин, Илдар Дәүләтов, Сергей Чатуров һәм Мансур Сәгъдиев - 3 урын яулады. 

Егетләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International