Пенсиядәге кеше яшәү урынын Россия территориясендә алыштырган очракта, аның пенсия эше (түләү кәгазе) почта аша яңа яшәү урынына күчерелә.
Шәһәребез пенсионерлары баштан үзебездә шашка-шахмат уйнады, аннан Әлмәткә барып, республика турнирының зона этабыннан призлы урын алып кайтты.Әлеге турнир республикада ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлап оештырыла.
22 февральдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Аулак өй" узды. Чараның максаты - татар хакының гореф-гадәтләрен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру."
Халыкара туган тел көне уңаеннан, музейда “Халык көйләре” темасына чара үтте.Анда 5нче мәктәпнең 1”М” сыйныфы укучылары катнашты.
21 февраль көнне Мәдәният сараенда зур бәйрәм узды.Бәйрәмгә шәһәр мәктәпләреннән 300 дән артык укучы килгән иде.
Хөрмәтле лениногорскилылар, сугыш ветераннары, армиядә хезмәт итүчеләр!
Сезне батырлык, намуслы булуны символлаштырган – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Ул бәйрәмнәр арасында үзенә бер мәгънәгә ия. Чөнки Россиянең хәрби даны символы, ватанны саклаучыларның барлык буыннарына да хөрмәт күрсәтү көне булып тора. Тынычлыгыбызны саклаганнарны, хәзерге вакытта сакта торучыларны берләштерә. Лениногорскилылар элек-электән Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәп килде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Россия армиясендә үзләренең гражданлык бурычларын бүген үтәүче ир-егетләр – горурлыгыбыз.
Ветераннар советында сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышланган чара үтте. Лениногорск ветераннар советы рәисе Марс Исхаков советның 2016 елгы эшчәнлегенә багышланган “Ветеран” журналын презентацияләде.
«Исток-Башлангыч» үзәге үзләре хезмәт күрсәтүче һәр иргә котлау открыткалары тапшырды. Мәктәп укучылары белән бергә кайберләренең өйләренә дә бардылар.
5нче балалар бакчасында Май чабу бәйрәме үтте Аны Балалар Район Думасы активистлары үткәрде. Алар әкият куйды, уеннар оештырды. Ә ахырдан үзләренә баллы призлар тапшырылды.
Лениногорскида 6-21 февраль аралыгында шәһәр оешмалары хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча беренчелек узды.