22 февральдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Аулак өй" узды. Чараның максаты - татар хакының гореф-гадәтләрен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру."Аулак өй"дә катнашырга китапханәнең актив укучылары, Рәшит Шиһапов исемендәге халык театры артистлары, җирле шагыйрьләр килгән иде.Кунаклар "Бишле", "Сигезле" уеннарын уйнады, такмаклар әйтеште, шигырьләр укыды. Фәния Латыйпова башкаруындагы җырлар һәм Равил Гыйматдиновның баянда өздереп уйнавы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.