Шәһәрнең Түбән сулыгында Май чабу бәйрәме узды. Халык күп җыелган иде. Аларны район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, төрле уеннар оештырылган иде. Теләге булганнарны атларда йөрттеләр.
22 февральдә 13 нче ТОС һәм 4нче мәктәп Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Балаларны мәктәп директоры Юрий Гаврилов котлады, теләкләрен җиткерде.Ул 4нче мәктәп территориясендә үтеп, анда 180 бала катнашты. Алар өчен уеннар, конкурслар оештырылды, ахырдан карачкы яндырдылар.
«Исток-Башлангыч» үзәге үзе хезмәт күрсәтүче гражданнар өчен «Среда – Лакомка» чарасын үткәрде. Мәдәни оештыручы әлеге бәйрәм белән таныштырды, аннан коймак белән сыйландылар. Һәркемнең күңеле булып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үтте. Алар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында оештырылды. Аның уен һәм конкурс, викторина формасында үткәрелгәннәре бар иде.
Бу уңайдан, республика Росреестры «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья» оешмасы белән берлектә, 250дән артык кадастр инженеры өчен семинар үткәрде.
Бәйрәм көнендә шәһәребездә Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге узды. Ул Социалистик Хезмәт Герое Михаил Гринь истәлегенә багышланган иде.
Зур тормыш юлын башлап китүләренә ун ел тулу - яшь гаилә өчен беренче зур юбилей. Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 22 февраль көнендә Ваничев Виталий белән Виктория гаиләсен тантаналы рәвештә ГХАТ бүлеге белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы котлап узды.
Салым түләүченең шәхси кабинеты - мәгълүмати ресурс, ул Россия Салым хезмәтенең рәсми сайтында урнашкан һәм салым түләүчеләр һәм салым органнарының бурычлары һәм вазифаларын тормышка ашыру өчен хезмәт итә. Әлеге электрон сервистан файдаланучылар салым хезмәтенә килмичә генә 2016 елгы керемнәренә декларация үткәрә ала.
6 нчы һәм 11 нче ТОС рәисе урынбасарлары Наталья Копылова һәм Лиана Габидулина ветеран Александр Реутов янында булып кайтты. Ветеран үзен онытмаулары өчен рәхмәтен белдерде. Бергәләп гаилә альбомын карадылар. Александр Фёдорович яшьлек еллары, балалары турында сөйләде.
6нчы һәм 11нче ТОСлар үзәк китапханә белән берлектә “Армия мәзәкләре” конкурс программасын оештырды. Балалар бик актив катнашты. 9нчы ТОС үсеп килүче буынны сугышчы – интернационалистлар белән очраштырды. Шулай итеп, барлык ТОСлар да үз микрорайоны балалары өчен кызыклы чаралар оештырды.