ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

«Исток-Башлангыч» үзәге үзләре хезмәт күрсәтүче һәр иргә котлау открыткалары тапшырды. Мәктәп укучылары белән бергә кайберләренең өйләренә дә бардылар.

5нче балалар бакчасында Май чабу бәйрәме үтте Аны Балалар Район Думасы активистлары үткәрде. Алар әкият куйды, уеннар оештырды. Ә ахырдан үзләренә баллы призлар тапшырылды.

Лениногорскида 6-21 февраль аралыгында шәһәр оешмалары хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча беренчелек узды.

Ул 30 гыйнвардан 15 февральгәчә “Яшьлек” спорт комплексында барды. Дүрт йөзләп кеше катнашты: укучылар, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре.

«Исток-Башлангыч» үзәге авылларда хезмәт күрсәтүче гражданнар өчен бәйрәм оештырды.Спиридоновканың социаль хезмәткәре Романова Надежда үзе хезмәт күрсәтүче кешеләрне өенә коймак ашарга чакырды. Бик күңелле итеп утырдылар, җырлар башкардылар.

Җир мөнәсәбәтләре – гражданнарда иң күп сораулар тудырган өлкә. Күптән түгел узган туры элемтә моны тагын бер кат раслады. Белгечләр иң актуаль сорауларга җаваплар әзерләгән, моны сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

 «Исток-Башлангыч» үзәгендә үткәрелүче әлеге курсның төп максаты – хезмәт күнекмәләренә өйрәтү. Әлеге чараларда һәрвакыт яңа технологияләр кертелеп тора, шуның берсе - «Джутовая филигрань». Ул кул хәрәкәте өчен бик яхшы, бик матур кул эшләре килеп чыга, үзләре ясаган әйберләрне күреп өлкәннәрнең кәефләре күтәрелә.

20-21 февральдә Тимер юл станциясе мәдәният йортында үтте ул. Анда Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Баулы, Азнакай районнары театр коллективлары катнашты.

 

Республика буенча Росреестр идарәсе бәйрәм һәм ялларда документларны кабул итү графигы турында хәбәр итә:

 22 февральдә –  8.00 дән 16.00 сәкатькә кадәр ;

23-24 февральдә – бәйрәм көннәре.

Башка көннәрне документлар гадәттәге режимда кабул ителә.

19 февраль көнне грек-рим көрәше буенча Ватан саклаучылар көненә багышланган шәһәр Беренчелеге узды. Бәйгедә 120 көрәшче катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International