«Исток-Башлангыч» үзәге үзләре хезмәт күрсәтүче һәр иргә котлау открыткалары тапшырды. Мәктәп укучылары белән бергә кайберләренең өйләренә дә бардылар. Мәсәлән, икенче төркем инвалид Кузьмин Николай Сергеевич Армиядә хезмәт иткән еллары турында сөйләде. Ул моряк булган, Мурманск өлкәсендә хезмәт иткән, укучылар бик кызыксынып тыңладылар.