Хөрмәтле лениногорскилылар, сугыш ветераннары, армиядә хезмәт итүчеләр!
Сезне батырлык, намуслы булуны символлаштырган – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.
Ул бәйрәмнәр арасында үзенә бер мәгънәгә ия. Чөнки Россиянең хәрби даны символы, ватанны саклаучыларның барлык буыннарына да хөрмәт күрсәтү көне булып тора. Тынычлыгыбызны саклаганнарны, хәзерге вакытта сакта торучыларны берләштерә. Лениногорскилылар элек-электән Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәп килде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Россия армиясендә үзләренең гражданлык бурычларын бүген үтәүче ир-егетләр – горурлыгыбыз.
Батырлыгыгыз, туган илне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле лениногорскилылар. Әлеге бәйрәм көнендә Ватанны саклаучыларның һәммәсенә котлау сүзләре җиткерәм. Сезгә оптимизм, ныклык, чиксез энергия һәм максатларыгызның тормышка ашуын телим.