Лениногорскида Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

21 февраль көнне Мәдәният сараенда зур бәйрәм узды.Бәйрәмгә шәһәр мәктәпләреннән 300 дән артык укучы килгән иде.

Чараны алып баручылар - "Браво" нәфис сүз студиясенә йөрүчеләр - тамашачыларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, табышмаклар, төрле кызыклы биремнәр бирде, уеннар уйнатты.

Концертта милли номерлар белән Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Бу көнне сәхнәдән  рус, татар, чуаш, төркмән, таҗик, әрмән  телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International