Яңа урында да түләнәчәк

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Пенсиядәге кеше яшәү урынын Россия территориясендә алыштырган очракта, аның пенсия эше (түләү кәгазе) почта аша яңа яшәү урынына күчерелә.

Яңа урынга килгәч, Россия Пенсия Фонды территориаль органы гражданның мөрәҗәгатен терки, аннары элек яшәгән урынындагы Пенсия фондына запрос җибәрәләр. Шушы сорауга нигезләнеп, өч көн эчендә гражданның пенсия эше – түләве яңа урынга күчерелергә тиеш.

Пенсия документлары яңа урынга килеп җиткәч, гражданны исәпкә куялар һәм пенсия түләүне озайту турында күрсәтмә әзерлиләр.

Яңа яшәү урынында яисә торган урыныгызда теркәлмәгән булсагыз, бу очракта пенсия документларын соратып алганда гариза язарга кирәк була. Анда яшәү адресын да күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International